29 нчы декабрь көнне Теләче урта мәктәбендә “Укучыларның функциональ белемлелеге. Теләче урта гомумбелем мәктәбенең II чирек буенча укыту – тәрбия эше нәтиҗәләре. III чиреккә максатлар һәм бурычлар” темасына укытучылар киңәшмәсе булып үтте.Төп тема буенча Теләче урта мәктәбе директоры Хафизов Айнур Фирдәвесович чыгыш ясады. II чирек буенча укыту һәм тәрбия эше нәтиҗәләре турында директор урынбасарлары А.П. Пашина һәм В.Г. Мифтахова сөйләделәр. Шулай ук фәннәрне авыр үзләштерүче балалар белән эш юнәлешләре, укучыларны бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләүнең торышы каралды. Укыту-тәрбия эшләре буенча III чиреккә максатлар һәм бурычлар куелды.