Чыршы янына сәяхәт

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

   Тиздән Яңа ел җитә - бу, мөгаен, өлкәннәр һәм балалар өчен дә иң яраткан бәйрәмдер. Балалар өчен Яңа ел  бәйрәме– ул могҗиза, Кыш Бабай һәм Кар кызы килүе, аларның бүләкләр өләшүе.

   Бу көннәрдә балалар бакчасында тәрбиячеләр дә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны Яңа ел бәйрәме барлыкка килү тарихы белән таныштыралар, бәйрәм турында шигырьләр укыйлар һәм җырлар өйрәнәләр.

   29 декабрь көнне Теләче 2 нче  балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләр район газ идәрәсе янындагы Яңа ел чыршысы кырыена сәяхәт кылдылар. Балалар матур итеп бизәлгән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнадылар, кызыксынып кардан ясалган сыннарны карадылар, таудан шудылар һәм, әлбәттә, теләкләр теләделәр. Экскурсия балаларда яңа ел кәефе тудырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International