Уку фәннәре буенча бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабына йомгак ясалды.

2020 елның 30 декабре, чәршәмбе

Олимпиадаларның муниципаль этабы ай ярымга якын дәвам итте. 28 фән буенча үткәрелгән олимпиадаларда, 3 – нче сыйнфтан башлап, урта һәм төп мәктәп укучылары катнашты. Катнашучыларның төп контингентын 7-11 сыйныф укучылары тәшкил итте.

Җиңүчеләрнең гомуми саны-98 кеше (4-11 сыйныф укучылары). Иң күп җиңүчеләрне 4 мәктәп тәкъдим итте:

* Олы Нырсы урта мәктәбе-11

* Баландыш төп мәктәбе-12

* Иске Җөри урта мәктәбе - 13

* Теләче урта мәктәбе-25.

 

2021 елның 11 гыйнварыннан 26 февраленә кадәр муниципаль этапта җиңүчеләрнең күбесе бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының региональ турында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International