29декабрь көнне, безнең Олы Мишә балалар бакчасында “Исәнме, Яңа ел!” дигән бәйрәм иртәсе булды. Балалар бәйрәмгә бик күп шигырьләр, җ ырлар, биюләр өйрәнгән иделәр. Кунак булып килгән Кыш бабай балаларга үзенең күчтәнәчләрен бик юмарт өләште. Шигырьләр тыңлады. Үзе дә алар белән биеде, җырлады. Балаларның зирәклеген сынады. Бәйрәм балаларга да, Кыш бабайга да бик ошады. Яңа 2021елда барыбызның да сәламәтлекләр корычтай нык , уңышларыбыз күп, гаиләләребез тату, имин булсын!