Салкыннар килде

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Табигатьтә салкыннар хакимлек итә. Һава температурасы -23 градус булганда  авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында укулар булмый.  -25 булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары да укымыйлар. Ә температура – 25 градустан  түбән булганда авыл мәктәпләренең  5-9 нчы сыйныф укучылары өчен,шәһәрдә яшәгән балаларга -27 дән  түбән булганда   укулар туктатыла. Авылда яшәгән 10-11нче  сыйныф укучылары өчен һава температурасы -27 градустан түбән булганда укулар булмый.Шәһәр мәктәпләренең югары сыйныф укучыларына  -30 градустан  түбән булганда укулар туктатыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International