Бәйрәм җыр- бию, уен- көлке белән үрелеп барды. Тамашада катнашкан һәр кеше бүләк алган, шулай ук бүләкләрне йортларын бизәүчеләр һәм матур итеп кар сыннары ясаучылар да алган. Әлеге бәйгегә бүләкләрне авыл фермеры Сабирҗанов Нияз Нуриман улы әзерләгән. Бәйрәм кичәсенә килгән халык кайнар пылау белән дә сыйланган. Пылауны Тимербаев Айнур әзерләгән. Мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук олы рәхмәтләрен Алан авылы җирлеге башлыгы Хасанов Булат Наил улына, матди ярдәм күрсәткән "Алан" ширкәте җитәкчеләре Фәсхетдинов Алмаз Хәбир улына һәм Дәвлетшин Сәйдәш Миңнур улына җиткерәләр.