Яңа ел бал-маскарадында бәйрәм атмосферасы һәм күңел ачу хөкем сөрде. Бәйрәм клубның үзешчән клуб берләшмәләрендә катнашучыларның концерт программасы белән башланып китте. Кыш бабай белән Кар Кызы бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрделәр. Җиңүчеләрне призлар көтә иде. Теләүчеләр яңа ел тематикасына бизәлгән фото зонасында фотога төште.