31декабрь көнне Алан мәдәният йортында "Төкле аягың белән, Яңа ел" дип исемләнгән тамаша бәйрәм булып узды.

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Тамашада хужабикә-тычкан, хуҗа-үгез, Убырлы белән Шүрәле, Кыш бабай белән Кар кызы, чегәннәр һәм жәнлекләр чыгышы бәйрәмгә тагы да ямь өстәде. Бәйрәм матур дәртле жырлар күңелле уеннар белән үрелеп барды. Шулай ук,  мәдәният тормышында актив катнашучы гаиләләр,"Иң матур Яна ел капка төбе" конкурсында катнашучылар да бүләкләнде. Бәйрәмдә спонсор ярдәме күрсәткән   Исмагилов Ирек Рафаэль улы, Фазылжанов Илдар Фәрит улы, ООО"" Алан"ширкәте,"Зөфәр"кибет ләрендә зур рәхмәтләрен җиткерә мәдәният хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International