Яңа ел сәгате! Ул безне чиксез киләчәк белән тоташтыручы бер мизгел.

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бер уйласаң , Иске ел киченнән Яңа ел таңына бер адым.Һәм менә шул бер адымда- әйтеп бетергесез өметләр белән тулы киләчәк.Күңелләрегездә гел матурлык,яктылык һәм яхшылык кына булсын.
31 декабрь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йорты каршында “Яңа елда –яңа бәхетләр “-дип исемләнгән Яңа ел кичәсе үткәрелде.Яңа ел кичәсе төрле кызыклы-мавыктыргыч уеннар ,матур җырлар,биюләр белән үрелеп алып барылды.Авылдашларны ,кайткан кунакларны авыл җирлеге башлыгы Валиуллин Миннәхмәт Абдуллович бәйрәм белән тәбрикләде. Бу кичә бик матур узды. Тамашачы күңел күтәренкелеге белән таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International