31 декабрь конне Максабаш авылы мәдәният йорты каршында "Хуш киләсең, Яңа ел" дип исемләнгән бәйрәм чарасы булып узды.

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бәйрәм матур дәртле жыр, биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барды, катнашучылар истәлекле буләкләр белән буләкләнде.  Кыш бабай һәм Кар кызының төсле утлар белән бәйрәмчә бизәлгән транспортта килүе бәйрәмгә аеруча ямь өстәде. Соңыннан барлык саклык чаралары үтәлеп мәдәният йортында лоторея уйнатылды. Чара төнге 1.00. дән 3.00. гә кадәр Яңа ел дискотекасы белән тәмамланды.
Бәйрәмне оештырырга ярдәм иткән җирлек башлыгы Ф. Р. Махмутовка, Максабаш һәм Югары Кибәхуҗа  үзешчәннәренә, шулай ук матди ярдәм күрсәткән "Тукаш" ширкәтенә, шәхси эшмәкәрләр Лилия Суниева һәм Ф.Т.Хакимоваларга,авыл фермеры Давлетшин Марат Тимерхан улына олы рәхмәтләрен җиткерә мәдәният хезмәткәрләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International