31 декабрь көнне Әбде авылының үзәк мәйданында «Яңа ел Бал - маскарады»узды.

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бәйрәм кичәсенә олылар һәм балалар җыелган иде, алар әкиятләр, мәзәкләр, күңелле конкурслар, биюләр һәм чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйныйлар.Кичә Яңа ел концерт программасы белән башланып китте.  Биюләр, җырлар, шигырьләр, кызыклы конкурслар, чыршы тирәли әйлән-бәйләннәр һәркемне таң калдырды.Шулай ук бу кичтә күңелле Яңа ел лотерея билетлары уйнатылды.​ Төп приз-комод һәм тумбочка, аның спонсоры- RecarDis җиһаз җитештерү, һәм Яңа ел чараларын үткәрүдә ярдәм иткән спонсорлар- Семёнов Дмитрий һәм Никитин Олег.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International