2021 елның 2 гыйнвар көнендә Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Файзрахманова Кәримә Борхан кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Кәримә апага Теләче Муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләмәсен, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырды. Шулай ук башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев тә котлау сүзләре җиткерделәр.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.