Аны, әкияткә һәм могҗизага ышанып, озак көтәләр.
2 январь көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре «В лесу родилась Ëлочка» дип исемләнгән балалар чыршысы үткәрделәр.
Программада биюләр, җырлар, Кыш бабай Хэм Кар кызы белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйләделәр һәм әйлән-бәйлән уйнадылар. Төрле төстәге, ялтыравыклы гирляндалар һәм якты бизәлгән чыршы балаларга могҗиза хисе китерде. Тамаша башланганнан бирле әкият геройлары Кыш бабай белән Кар Кызы балаларны тылсымлы әкият дөньясына җәлеп итте. Балалар бәйрәм атмосферасына чумдылар, кызыклы конкурсларда катнаштылар.