Театрда кунакта

2021 елның 17 гыйнвары, якшәмбе

Каникулларның беренче көне бик күңелле башланып китте. 29 декабрь көнне Теләче урта мәктәбенең  4  сыйныф укучылары,  сыйныф җитәкчесе Миңнуллина М.А. белән,  Кәрим Тинчурин исемендэге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына "Әкият китабы" исемле  спектакль карарга бардылар. Тылсымлы әкият барысына да бик ошады. Укучылар   Кәрим Тинчурин исемендэге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистларына бик зур рәхмәтләрен белдерәләр, уңышлар телиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International