Уенның максаты укучыларда туган телебезгә һәм мәдәни мирасыбызга карата сакчыл караш булдыру, эстетик һәм әхлакый кыйммәтләрне саклау, балаларда патриотизм хисләре тәрбияләү иде. Мавыктыргыч туган тел дөньясына сәяхәт - төрле маршрутлар узып, мөстәкыйль рәвештә биремнәргә җаваплар эзләүдән башланды. Биремнәр уен, викторина сораулары, табышмак һәм мәкальләрдән торды.
Барлык этапларны да уңышлы үтеп, уенда катнашучылар туган телебезне яхшы белүләрен күрсәттеләр.