Традиция буенча, 4 гыйнвар көнне Теләче үзәк ял паркында «Кышкы уеннар» дип исемләнгән балалар өчен бәйрәм булып узды. Урамда бөтерелеп кар яуса да, бездә барыбер җылы, дустанә атмосфера хөкем сөрде.Чөнки һәр бала өчен Яңа ел-ул иң тылсымлы, күңелле бәйрәм, алар аны ел буе көтәләр. Һәр ел - яңа костюмнар, яңа сценарийлар, яңа персонажлар!