Яна ел ул чын могҗиза. 5 январь көнне Максабаш авылы мәдәният йортында да балалар өчен «Чыршы бәйрәме” уздырылды. Балалар төрле конкурсларда катнашып көч сынаштылар. Бәйрәмгә Кыш бабай һәм Кар кызы да чакырылган иде. Балалар аларга үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр,җырладылар һәм биеделәр.Кыш бабай һәм Кар кызы исә аларга үзләре алып килгән күчтәнәчләрен өләштеләр. Соңыннан бергәләп флешмоб биеделәр.