Балаларга Кыш- чаналарда, чаңгыда яки тимераякта шуу, күңел ачу, шатлык һәм ләззәт алып килә. Ә кышкы уеннарга гадәттәгечә әкият герое һәм Кыш бабай белән Кар кызы кушылса, балаларның соклану-сөенүләрнең чиге булмаячак!
6 гыйнвар көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Кышкы капка янында әйлән-бәйлән уены " дигән уенлы программа оештырдылар. Командаларга бүленеп кечкенә чаңгыда шуу буенча көч сынаштылар, чаналарда шудылар һәм рәхәтләнеп биеделәр .
Уен программасы нәни дусларыбызга бик күп уңай тәэсирләр һәм онытылмаслык күңел ачулар бүләк итте.