Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча район макетлары бәйгесенә йомгак ясалды.

2021 елның 17 гыйнвары, якшәмбе

Бәйге балалар юл куркынычсызлыгына һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча макетлар куллануны пропагандалауга багышланган иде. Җиңүчеләрне Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция капитаны Нәзиров Р.Х. һәм  Казан шәхәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге “ профилактика бүлеге территориаль идарәсенең  Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягафарова Г.Н.  бүләкләделәр.  Безнең Теләче беренче номерлы балалар бакчасы әлеге бәйгедә 2 нче урынны яулады. Оештыручылар бәйгедә катнашучыларның барысына да креатив булулары һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның юл куркынычларыннан сакларга омтылулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International