Кышын балаларга ачык һавада йөрү, күңел ачу өчен бик әйбәт вакыт кына түгел, ә сәламәтләндерүнең яхшы ысулы да булып тора. Урамда йөрү вакытында балалар кәеф күтәренкелеге алалар, шуның өстенә уртак эшчәнлек социаль күнекмәләрне үстерә һәм дуслык, җаваплылык хисе тәрбияли.
Балаларга саф һавада кызык. Үсеп килүче организмның физик үсешенә ярдәм итә торган спорт уеннарын һәм күнегүләрен балалар бик яраталар. Аларга табигать күренешләрне күзәтү, су һәм кар кулланып тәҗрибә ясау бик ошый.