Кышкы каникул чорында Иске Җөри авылы китапханәсендә укучыларны китап укырга җыю максатыннан төрле чаралар үтте.

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Кышкы каникул чорында Иске Җөри авылы  китапханәсендә  укучыларны  китап укырга җыю максатыннан төрле чаралар үтте. 3 гыйнвар көнне  якташ язучыбыз, журналист, рәссам Дания Гайнетдинованың туган көне уңаеннан  “Туган ягы кирәк кешегә” дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәче укучыларны язучының тормыш юлы һәм иҗаты, шулай ук  ул ясаган картиналар белән таныштырды, катнашучылар бергәләп туган якка багышланган хикәяләрен укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International