Могҗизаларга бай булган бу бәйрәмне алар ел әйләнәсе түземсезлек белән көтеп алалар. Алан авылы мәдәният хезмәткәрләре, балаларның шушы теләкләрен исәпкә алып, “Яңа ел килгән безгә!” исемле бәйрәм кичәсе оештырдылар. Бәйрәмдә Кыш бабай, Кар кызы, яраткан әкият геройлары катнашты. Уеннар, күңелле җырлар, дәртле биюләр, китапханәдә китаплар ярминкәсе - болар барысы да балаларның күңелендә әле озак сакланыр!