11 гыйнвар - Россиядә Тыюлыклар һәм милли парклар көне.

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

12 гыйнвар көнне Шармыш авыл китапханәсендә «По заповедным тропам родного края» дип исемләнгән туган якны өйрәнү экскурсиясе үткәрелде. Презентация ярдәмендә «Почемучки» клубы балалары Татарстан Республикасы тыюлыклары белән таныштылар һәм туган якның матур, күптөрле табигатен күрделәр. Әңгәмә барышында балалар авылыбызның тыюлык зонасында булуы һәм барлык хайваннар һәм үсемлекләрнең аерым контрольдә тотылуы турында да белделәр. «Бөтен тереклеккә мәхәббәт белән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе балаларны табигатьнең матурлыгы һәм күптөрлелеге белән таныштырды, аның кыйммәтен, әһәмиятлелеген һәм үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итте. Балалар бик теләп «Табигать белгечләре» викторинасында белемнәрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International