12 январьдан башлап Шәтке авылы китапханәсендә татар совет әдәбияты классигы Һади Такташның тууына 120 ел тулу уңаеннан "Ак кәгазъдә күңел нурлары" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Һади Такташ иҗаты — сугышка кадәрге чор татар совет поэзиясенең иң югары ноктасы. Аның әдәби мирасы татар әдәбияты тарихында әһәмиятле урын тота. Аның ничәмә буынны гүзәллекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, чакырып, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләп килгән поэзиясе бүген дә актуальлеген югалтмый.