Яңа ел-ул әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме.

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Аны, әкияткә һәм могҗизага ышанып, озак көтәләр. 2021 елның 5 гыйнварында Ачы мәдәният йорты территориясендә мәдәният хезмәткәрләре "Алтын битлек" берләшмәсендә катнашучылар белән "Морозко һәм компания" дигән искиткеч яңа ел тамашасы әзерләделәр". Чыршы тирәли театральләштерелгән яңа ел тамашасында: Кыш Бабай, Кар кызы, күсе, төлке, Убырлы карчык һәм ел символы – Үгез балалар белән табышмаклар чиштеләр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кунаклар өчен иң кызыклы өлеше конкурсларда һәм уеннарда катнашу, шулай ук күптән көтелгән Яңа ел лотереясы уйнатылды. Кыш Бабай һәм Кар Кызы балаларга бүләкләр тапшырды. Барысы да  бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International