4 гыйнвар көнне Ачы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре «Кыш Бабайның бүләген эзлә"дигән яңа ел квесты үткәрделәр.

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кыш бабай белән Кар Кызы балаларны чыршы янында каршы алды һәм балаларга  юлда  бүләк тутырылган капчыкларын югалтулары турында сөйләделәр. Уен барышында балаларга станция буйлап күңелле сәяхәт кылдылар һәм Кыш бабайдан бүләк табу өчен төрле биремнәрне үтәделәр. Моның  өчен балаларга үзләренең фантазияләрен, эрудициясен, фикерләү тизлеген һәм хәтта кайбер артистлык сәләтләрен кулланырга туры килде. Барлык биремнәргә дә җавап биреп, алар бүләкләр белән капчык таптылар һәм Кыш Бабайдан тәм-томнар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International