Теләче районы Олы Нырсы авылында гражданнарны кабул итү булды

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

от Госалкогольинспекции РТ

ОТВЕТИТЬОТВЕТИТЬ ВСЕМПЕРЕСЛАТЬ

Пометить как непрочитанное

Госалкогольинспекция РТ-Абдуллина Лейсан Ильсуровна

Вт 19.01.2021 7:36

Кому:

МО Тюлячи-Касимов Ильяс Рамилевич;

На татарском:

Теләче районы Олы Нырсы авылында гражданнарны кабул итү булды

Описание: https://tatarstan.ru/file/news/1921_n1908243_big.jpg

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров Теләче муниципаль районы Олы Нырсы авылында гражданнарны кабул итте. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар белемен арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм иҗтимагый яклауның мөһим механизмнары турында мәгълүмат җиткерү иде.

Гражданнарны барыннан да бигрәк көнкүреш техникасы, кием-салым, азык-төлек товарлары сатып алу сораулары, элемтә чараларын ремонтлау һәм башка хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы мәсьәләләр кызыксындырды.

Гражданнарны кабул итү барышында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат булган; товарлар һәм хезмәтләр турында брошюралар һәм буклетлар таратылды.

Күчмә чара кысаларында территориаль орган хезмәткәрләре Теләче районында сәүдә эшчәнлеген алып баручы шәхси эшмәкәрләр кибетләрендә семинарлар үткәрде. Аеруча игътибар бәяләрне дөрес итеп рәсмиләштерүгә һәм яраклылык срокларын үтәүгә юнәлтелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International