25 гыйнвар - Бөтенроссия күләмендә Студентлар көне буларак билгеләп үтелә. Студент еллары - һәрбер кеше язмышында онытылмас хатирәләр белән истә кала торган чор. Бәйрәмнең килеп чыгу тарихы 1755 елда, императрица Елизавета Петровна Мәскәү университетын булдыру турындагы указга кул куйганда башлана. Студентлар көнен бәйрәм итү уңаеннан 25 гыйнвар көнне Айдар авылы китапханәсе социаль челтәр битендә "Студент елларының онытылмас мизгелләре...” дип исемләнгән онлайн күргәзмә тәкъдим итте.