27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

1944 елның 27 гыйнварында 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә. 26 гыйнвар көнне әлеге тарихи дата уңаеннан, Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Ленинград блокадасы - тарихның онытылмас бите"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Укучыларга сугышның авыр көннәре,  Ленинград камалышында яшәгән балалар, Ленинград укучысы Таня Савичеваның көндәлеге, аның гаиләсе һәм сугышка кадәрге тормышы, кызның ничек итеп якыннарын югалтуы, блокадада калуы турында сөйләнде. Камалыштагыларның  икмәк нормасы, икмәк карточкаларының нәрсә икәнлеге турындагы әңгәмә балаларда зур тәэсир калдырды. Мондый чаралар Ленинград һәм Бөек Ватан сугышы елларында совет халкы батырлыгының әһәмиятен ачып бирә, патриотизм, үз ватаныңа мәхәббәт хисен тәрбияли, аны фашизмнан саклаучыларны хөрмәт итәргә өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International