Бу көнне 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелде. Блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә кичерергә туры килгән нәрсәләрне кичерү-ул чын батырлык. Бу хакта безгә барыбызга да истә тотарга Һәм хәзерге буынга җиткерергә кирәк. Кешеләр ул дәһшәтле сугыш турындагы мәңгелек хәтерне сакларга бурычлы. Шул уңайдан , 26 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән «Блокадалы икмәк»акциясе үткәрделәр. Чара барышында акциядә катнашучылар Ленинград халкының батырлыгы һәм кыюлыгы турында белделәр. Алар хөрмәтенә Хәтер шәме кабызылды.