Әкияттә кунакта

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

2021 нче елның 22 нче гыйнварында Теләченең 2 нче балалар бакчасы базасында «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Зиннәтова Г.Р. Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында балалар белән кинотренинг үткәрде. Балалар Г.Тукайның 1907 елда татар фольклоры мотивлары буенча язылган «Шүрәле» поэмасыннан туган мультфильмын карадылар. Соңыннан алар әлеге әсәр турында уңай фикер алыштылар, белгечнең сорауларына җавап бирделәр. Әлеге чараның максаты-балаларны татар халкының иҗаты белән таныштыру, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү иде. Балаларның күңелле йөзләре буенча аларга дәреснең бик ошавы күренде. Дәрес азагында балалар үзләренең теләкләрен җиткерделәр, кунакка чакырып калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International