27 январь көнне Баландыш мәдәният йортында “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге” елы уңаеннан тематик дәрес-очрашу үткәрелде. Бу чарада 3-4 сыйныф укучылары катнашты. Балалар белән татар теленә һәм мәдәниятына кагылышлы башваткычлар чишеп, телебезнең ни кадәр күпкырлы һәм бай булуы аңлатылды.