“Үлемне җиңгән шәһәр”

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб берләшмәләренә йөрүче балалар өчен “Үлемне җиңгән шәһәр” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрделәр. Укучыларга блокаданың, Ленинград халкына нинди сынаулар аша узарга туры килүе, блокададагы кыз Таня Савичеваның көндәлеге һәм фаҗигале язмышы турында сөйләнде. Шулай ук укучылар игътибарына “Ленинград батырлыгы ” дигән электрон презентация тәкъдим ителде һәм “Тынгысыз шәһәр” дип исемләнгән әдәбиятка күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International