Татар теленә, гореф-гадәтләренә, уеннарына ихтирам булсын өчен, бу эш балалар бакчасыннан ук башлана.
2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе
"Әллүки" балалар бакчасы тәрбиячесе Алсу Фәрит кызы бу эшне яратып башкара. Бакчада балалар татар халык уеннарын уйнап, әкиятләрен тыңлап, шигырьләрен сөйләп үсәләр.
Менә алар Алан мәдәният йортында кунакта.