Бу көнне 900 көн һәм төн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелде. Блокадалы Ленинградта яшәүчеләргә кичерергә туры килгән нәрсәләрне кичерү - ул чын батырлык. Бу хакта безгә барыбызга да истә тотарга Һәм хәзерге буынга җиткерергә кирәк. Кешеләр ул дәһшәтле сугыш турындагы мәңгелек хәтерне сакларга бурычлы. Шул уңайдан 26 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар белән «Блокадалы икмәк»акциясе үткәрделәр. Чара барышында акциядә катнашучылар Ленинград халкының батырлыгы һәм кыюлыгы турында белделәр. Алар хөрмәтенә Хәтер шәме кабызылды.