Балаларга Ленинград блокадасы, аның данлыклы сакчылары, героик ленинградчылар, блокадада катнашкан балалар турында сөйләнде. Безнең ил өчен бу дата аерым мәгънәгә ия. Ул - яу кырында һәлак булган сугышчыларның изге истәлеге. Ул - безнең тарих, безнең үткәнебез һәм өметебез. Презентация барышында ул көн вакыйгалары турында кыскача тарихи белешмә бирелде, ватанпәрвәрлек, ярдәмчеллек, батырлык һәм ныклык кебек катлаулы төшенчәләр аңлатылды. Шулай ук әлеге тема буенча китаплар да тәкъдим ителде.