27 гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата.

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

77 ел элек, 1944 елның 27 гыйварында , 872 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы өзелә.

Шул уңайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  укучылар өчен “Үлемне җиңгән шәһәр” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Укучыларга блокаданың, Ленинград халкына нинди сынаулар аша узарга туры килүе, блокададагы кыз Таня Савичеваның көндәлеге һәм фаҗигале язмышы турында сөйләнде. Укучылар игътибарына “Ленинград батырлыгы ” дигән электрон презентация тәкъдим ителде һәм “Тынгысыз шәһәр” дип исемләнгән әдәбиятка күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International