1941нең сентябреннән 1944 нче елның 27 нче гынвар кадәр сузылган канкойгыч вакыйга үз эченә төп-төгәл 871 көнгә сузылып, 2 миллионнан артык кешенең гомерен кисә... Блокада башланганда Ленинградта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе - балалар. Сугыш туплары инде күптән тынды. Фронт юллары урынында яңа шәhәрләр, авыллар барлыкка килде, ә сугыш хәтирәләре онытылмый... Баландыш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Ленинград блокадасы- Каһарманлык символы"-дигән хәтер сәгате уздырылды.