Шул уңайдан китап укучыларда, балаларда туган телебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләүне, телебезнең сафлыгы, матурлыгы, аһәңлеге өчен армый-талмый көрәшүне максат итеп, Алан авылы китапханәсендә төрле чаралар үткәрелә башлады. 26 гыйнвар көнне ”Әллүки” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Туган телгә - урын түрдә”дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Катнашучылар өчен китап күргәзмәсе, рәсем конкурсы, татар язучыларының әсәрләре буенча уен-квест оештырылды.