Быел да ярышлар 27 гыйнвардан 28 гыйнварга кадәр барды. Ачылу тантанасында балалар спортчылар антын әйттеләр, алар гадел ярышырга, көндәшләрен хөрмәт итәргә, кагыйдәләрне үтәргә һәм судьяларның карарларына буйсынырга вәгъдә бирделәр, ә судьялар, үз чиратында, гадел булырга ант иттеләр. Бәйрәм чарасы командаларның тантаналы парады белән ачылды, аларның һәркайсының үз исеме, девизы һәм эмблемасы бар иде. Барлык командалар да үҗәт, җитез, көчле иде. Алар спортның барлык кышкы төрләрен дә башкарып чыктылар. Бигрәк тә хоккей , чаңгы ярышлары, «күңелле стартлар» бик кызыклы булды, балаларның кәефләре күтәрелде, көчләре артты.