«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре социаль хезмәт алучы өлкәннәребезгә кызыклы, мавыктырырлык баш ваткычлар чишү чараларын үткәрделәр. Безнең өлкәннәр бик теләп ребуслар һәм сканвордлар чиштеләр. Төрле басма «башваткычлары», шулай ук татар һәм рус телләрендә «үз куллары белән» төзелгән башваткычлар белән кулландылар. Даими кроссвордлар чишү баш мие эшчәнлеген, хәтерне яхшырта. Әлеге чара Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган һәм кварталга бер тапкыр план нигезендә үткәреләчәк.