Бу көнне бөтен цивилизацияле дөнья нацистларның вәхшиләрчә акцияләренең корбаннары алдында баш ия.27 нче гыйнвар көнне Үзәк авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Холокост фаҗигасе белән бәйле төп төшенчәләр белән таныштырдылар. Фашизмның күп санлы корбаннары, яһүдләрнең үлем лагерьларында күпләп юкка чыгулары турында сөйләделәр. Соңыннан буклетлар тараттылар.