Шул вакыт эчендә районыбыз үзенең икътисадын ныгытуга иреште, халыкның көнкүреше уңай якка үзгәрде, социаль һәм мәдәни шартлар яхшырды. Районыбызның нигезе нык һәм киләчәге өметле. Шәтке авылы китапханәсендә “Теләче районының яңадан оешуына 30 ел” дип исемләнгән күргәзмә эшли башлады. Әлеге күргәзмәгә районның тарихы, бүгенгесе турындагы китаплар, якташ язучыларыбызның әсәрләре куелды.