Теләче районының кабат торгызылуына 30 ел тулуга багышлап, Казаклар авылы китапханәсендә “Теләче - китаплы төбәк” дип исемләнгән почмак ясалды.

2021 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Күргәзмәдә безнең төбәктән чыккан язучыларыбызның китаплары урын алды. Бу китап күргәзмәсе укучыларыбызны якташ язучыларыбызның иҗатлары белән таныштыра һәм аларның әсәрләрен алып укырга өнди. Шулай ук бу почмакта күренекле авылдашларыбыз: фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Яхъя Абдуллинның, шәркыять һәм исламият белгече, ялкынлы публицист Равил Үтәбай-Кәриминең иҗаты һәм тормыш юлы белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International