29 январь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре авыл фельдшеры белән берлектә, балалар өчен “Саулык – зур байлык” темасына әңгәмә оештырдылар. Фельдшер Галәвиева Рәсулә Ислам кызы баларга сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат бирде,
сәламәтлек өчен нәрсәнең файда , ә нәрсәнең зыян китерүе турында аңлатты. Дөрес туклану, дөрес режим белән яшәү, спорт белән шөгыльләнү , саф һавада йөрүнең сәламәтлек өчен нинди әһәмияткә ия булуы турында сөйләде. Соңыннан балалар сорауларга җавап бирделәр.