Алар мәдәни чараларда бик актив катнашалар. Шулар арасында шигырь язучылар да бар. Шуларны барлау максатыннан, 29 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре авылыбызның каләм тибрәтүчеләре белән очрашу үткәрделәр.” Без – Фатих Хөсни оныклары”дип исемләнгән чарада Рәхилә Әхмәтвәлиева үзе язган шигырьләре белән таныштырды. Аның шигырьләре бик эчтәлекле һәм мәгънәле язылган. 2021 ел-туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак бу очрашулар ел буена дәвам итәчәк.