Шул уңайдан 29 гыйнвар көнне Казаклар авылы китапханәсе клуб белән берлектә "Мәкаль – сүзнең җимеше” дип исемләнгән әдәби уен үткәрде. Китапханәче укучыларны мәкальләрнең килеп чыгу тарыхы белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Балалар “Мәкаль әйтеш”, “Мин башлыйм, син дәвам ит” дигән уеннарда үзара көч сынаштылар.