“Зирәкләр һәм тапкырлар”

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

«Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л.З. социаль хезмәт алучы балалар белән Россия фәне көненә багышланган “Зирәкләр һәм тапкырлар” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Фән - ул алгарышның төп көче, медицина, мәгариф, бөтен социаль өлкә үсешенең мөһим ресурсы. Бу чара Үзәк авыл мәдәният йортында үткәрелде. Анда балалар биология, физика, химия һәм математика өлкәсендә белемнәрен ныгыттылар. Барлык катнашучылар да үткәрелгән сораштыруларда актив катнаштылар. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International