Шул уңайдан интернациональ бурычларын батырларча үтәгән солдатлар хөрмәтенә Теләче Үзәк китапханәсенең социаль челтәрдәге битендә презентация тәкъдим ителде. 12 февраль көнне уку залында балаларга, әти-әниләргә “Әфганстан! Йөрәкләрдә тирән яра...” дип исемләнгән искә алу сәгате үтте. “Әфганстан: онытырга хакыбыз юк” исемле китап күргәзмәсе куелды һәм буклет эшләнде. Укучыларыбыз игътибарына Әфганстан турындагы альбом һәм әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Әфган сугышы вакытында совет солдатлары һәм офицерларының батырлыгы – хәзерге буын балалары өчен каһарманлыкның бер үрнәге.