Шигырь кичәсе үткәрелде.

2021 елның 2 марты, сишәмбе

22 февраль көнне Олы Мишә авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә Туган тел көне уңаеннан  “Синдә тудым, синнән илһам алам” исемле шигырь  кичәсе үткәрелде.  “И туган телем, мөкатдәс моңым, яшәешемнең бөек мәгънәсе булган могҗизам” исемле күргәзмә янында укучылар авылдашыбыз Рашат абый Низамиевның шигырьләрен сөйләделәр.  Китапханәче Газизова Р.Ш. китапханәдә эшләп килүче “И газиз туган телем”, мәдәният йорты директоры Муллахметова А.А. “Без – туган телне сөючеләр” исемле иҗади проектлар белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International